«Дөньяга Нуриевны бүләк иткән ананың туган җире сокландырды безне»

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
IХ Казан Халыкара мөселман фестивале киносы кысаларындагы әлеге чара Рудольф Нуриевның тууына 75 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Кадерле кунакларны район  чигендә  җитәкчеләр, үзешчән сәнгать осталары ипи-тоз белән каршы алды. Балалар иҗат йортының актлар залы тулы халык аларны түземсезлек белән очрашуга көтә иде инде. Хәер, кунакларны көткән вакыт та бушка узмады – район китапханә системасы директоры, бу чараны башыннан ахырынача алып барган Татьяна Петухова һәм кинапханәче Ленара Хәмитова тамашачыларны Рудольф Нуриевның тормышы, иҗаты белән таныштырдылар.
Залга узган дәрәҗәле кунакларны халык көчле алкышлар белән сәламләп каршылады. Очрашуны башлап ясаган чыгышында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин дөньякүләм танылу алган бөек биюче Рудольф Нуриевның якташыбыз булуы белән Әлки халкының чиксез горурлануын әйтте, фестиваль кунакларының безнең якларга килеп чыгарга вакыт һәм мөмкинлек табуларына рәхмәт белдерде.
–Без, әлкилеләр, Халыкара мөселман киносы фестиваленең районыбызга килүе белән дә ихластан горурланабыз. Бу безнең өчен зур җаваплылык та, дәрәҗә дә.  Очрашудан безнең күңелләрдә онытылмаслык тирән тәэсирләр каласына икеләнмибез,–диде Фердинат Мидхәтович һәм кунакларны районыбыз тормышы белән кыскача таныштырып үтте.
Аннан соң делегация җитәкчесе, Россия һәм Татарстан тарихы һәм мәдәнияты белән бәйле иҗади проектлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Санкт-Петербург кунагы Әлфия Рәхмәтуллина сүз алды.
–Гомер юлы, тормышы легендага әверелгән шәхесләр бик сирәк. Ә Рудольф Нуриев менә шундый шәхес иде. Ул  ир-егетләр балеты өлкәсендә чын мәгънәсендә революция ясады. Билгеле, Ходай биргән талантын искиткеч зур хезмәтләр куеп үстергән, алдына олы максатлар билгеләп, шуларга ирешү өстендә гомер буе эшләгән кеше ул. Мин аз йокладым, күп эшләдем, дип яза ул үзе турында. Бу даһи шәхесне тудырып, дөньяга искиткеч талант бүләк иткән Фәридә ханым – Рудольф Нуриевның әнисе каршында да баш иябез без бүген. Сезнең якташыгыз Фәридә ханымның якты истәлегенә багышлап, Санкт-Петербургтан килгән артистлар сәхнәдә балет фрагментлары күрсәтәләр бүген,–диде Әлфия Бәхитҗановна.
Һәм менә ул – мөгаен, район тарихында беренче мәртәбәдер әле, үзебезнең сәхнәдә чын балет карау бәхетенә ирештек. Санкт-Петербургның Мария театры балет артисты Ильмира Баһаветдинова һәм Михайлов театры балет артисты Антон Плоом Шопенның "Җиденче вальс" фрагментларын биеделәр. Тамашачыларның әлеге сәнгатьтән мөкиббән булуын өзлексез диярлек яңгырап торган көчле алкышлар раслады.
Халык язучысы, драматург, Тукай премиясе лауреаты, Рудольф Нуриев турында фильм төшерү идеясе авторы Рабит Батулла  әлкилеләргә "Исәнмесез, якташлар!" дип мөрәҗәгать итте. Аның районыбызга инде өченче мәртәбә килүе икән.
–Рудольф Нуриев үзен татар дип таныган, милләте белән горурланган. Татарстан – аның әнисенең туган ягы. Шуңа бу төбәк бөек артистны һәрчак үзенә тарткан. Юккамыни Рудольф Нуриев ике тапкыр Казанга кайта. Соңгы мәртәбә үләренә өч ай кала булып китте ул Казанда. Бирегә ул туганнарын, милләттәшләре татар халкын күрергә дип кайткан,-ди язучы. Безгә ул Рудольф Нуриев турында ике китабын бүләк итте.
Рудольф Нуриевның якын танышы, Санкт-Петербург кунагы Тамара Закржевскаяның чыгышы да тамашачылар өчен  бик кызыклы булды.
–Рудикның сәяси сыену урыны сорап Парижда калуын ишеткәч, без, дуслары, бик гаҗәпләндек. Чөнки ул сәясәт белән бөтенләй кызыксынмый, ул бөтен барлыгы белән биюгә бирелгән кеше иде. Шул 1961 елның июнендә аңа Нижинский премиясе тапшырылды, дөньяның 1961 елда иң яхшы биючесе титулы бирелде. Иманым камил, ул Советлар Союзыннан китүне алдан планлаштырмаган. Аның бик нык Лондонда чыгыш ясыйсы килә иде. 17 июньдә Парижның Ле Бурже аэропортында Лондонга очарга дип торганда аңа Мәскәүгә очарга тиешлеген әйтәләр. Әгәр аңа Париждан труппасы белән бергә Лондонга китәргә рөхсәт иткән булсалар, ул соңыннан башкалар белән бергә Ленинградка әйләнеп кайткан булыр иде.
Тамара Ивановна үзе бу хакта сөйләмәсә дә, шуны әйтергә кирәк, Рудольф Нуриев "Автобиография"сендә аның турында бик җылы сүзләр язган: "Тамара миңа бик ошый иде, бәлки мин аны яраткандырмын да… Мондый туташны мин бүтән беркайчан да очратмадым бугай инде…" 1961 елда Р.Нуриев чит илдә калачагын белдергәч, Тамараны университеттан чыгарганнар, булачак рус теле һәм әдәбияты укытучысы үзенең кем белән дуслашып йөргәнен белергә тиеш иде, дигәннәр.
–Рудик бик акыллы, кызыксынучан, искиткеч зиһенле егет иде. Ул музыканы, рәсем сәнгатен, әдәбиятны бик яратты, аларны тирәнтен өйрәнде. Фортепьянода бик оста уйный, бөтен Эрмитажны белә, инглиз телендә яхшы сөйләшә иде. Дөрес, аның холкы бик катлаулы, ул тиз кабынып китүчән иде. Әйтик, "Дон Кихот" спектаклендә биегәндә ниндидер ялгышы өчен дирижерны сәхнәдән үк сүгеп ташлый. Ә берсендә үзенең остазын яклап театр мэтры, бик хөрмәтле һәм абруйлы җитәкчегә каршы чыккан иде. Без, дуслары, аны бик яраттык. Без аның рухи халәтен аңлый, мондый кабынып китүләре эчке темпераменты чагылышы булуын белә идек. Ул бик ягымлы, ихлас, кайгыртучан да була белде. Кыскасы, ул бик төрле иде,–дип, Тамара Ивановна яшьлек дусты хакында җылы, якты истәлекләр белән уртаклашты.
"Рудольф Нуриев. Мятежный демон" фильмы продюсеры мәскәүле Әлфия Чеботарева Рудольф Нуриевның әнисе Фәридә ханым хакында соклану белән сөйләде.
–Улында сәнгатькә, балетка мәхәббәтне Фәридә ханым уяткан бит. Ни авыр елларда опера театрына бер билет юнәтеп, бөтен гаиләсен алып бара ул. Әнә шунда инде кечкенә Рудольф балет биюенә гомерлеккә гашыйк була. Гади татар хатынына улының  сәнгатькә талантын шулай нечкә тоемлау каян килгән, дип еш уйландым мин. Сезнең якларга килеп чыккач, моңа җавап таптым да шикелле. Без сездәге табигатьнең матурлыгына таң калдык. Сезнең кунакчыллык, ихласлык әсир итте. Менә каян икән Фәридә ханымдагы күңел байлыгы. Аның зирәклеге күзләреннән үк күренә. Рудольф Нуриев әнисен иң самими, көчле хисләр белән яраткан. Ана белән ул гомерләренең азагына чаклы бер-берсен яратып, сагынып, сагыш эчендә яшәгәннәр. Бик зур рәхмәт сезгә безнең делегацияне шундый олы хөрмәт белән кабул итүегез өчен. Ә без сезгә бүләккә яңа фильмнарыбызны алып кайттык,–диде ул.
Очрашуга Балык Бистәсеннән улы белән 89 яшьлек  Сара апа Минзина да кайткан иде. Сара апа Татар Төгәлбәендә туып үскән, 1980 елга кадәр шунда яшәгән, ул әнисе Әминәнең Фәридәне әйбәт белгәнлеген әйтте, кайбер хатирәләрен уртаклашты.
Ленинградның  Музыка һәм театр сәнгате музееннан Рудольф Нуриев турында берникадәр экспонатлар да әлкилеләр хозурына алып кайтылган иде. Алар Балалар иҗаты йорты фойесына урнаштырылды.
Алда әйтелгәннәрдән тыш, очрашуда югарыда аталган музей хезмәткәре Татьяна Власова, кинорежиссер Батыр Баишев, "Киносодружество" компаниясе башкарма директоры, кино һәм телевидение дикторы Владимир Елисеев (Казан), республика Мәдәният министрлыгы вәкиле Владимир Николаев, мөселман киносы фестивале пресс-үзәге администраторы Ирина Ульянова, Мәскәүдән "Аргументы недели" газетасы күзәтүчесе Екатерина  Мигулина, Берлиннан "Русмедиа" журналисты Елена Брайт, Мәскәүдән "Кинография" кинопрокат компаниясе директоры Владислава Ефримова һ.б. катнашты.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм  үзешчәннәре  рус һәм  татар телендәге җырлары белән очрашуны тагын да җанландырып һәм ямьләндереп җибәрде.   

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International