Мөселман киносы фестивале фильмнары – безнең экранда

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
Башта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Платонова кунакларның һәрберсе белән таныштырып чыкты, очрашуның нинди максат белән үткәрелүен әйтте һәм "Татаркино" учреждениесе директоры урынбасары Рәис Садриевка сүз бирде.
–Әлки районына килүебез, сезнең белән очрашуыбыз безнең өчен бик мөһим. Чөнки Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында күрсәтелә торган ике документаль кино алып килдек үзегезгә. Һәм аларның төп герое Рудольф Нуриевны сезнең якташыгыз дип атый алабыз. Бу бит искиткеч!–диде ул һәм өстәп куйды:– Халыкара мөселман киносы фестивале турындагы уй-тәкъдимнәр әле күптән түгел генә туган иде кебек. Әмма киләсе елга фестивальгә ун ел тула! Һәм ул кино сәнгате ярдәмендә игелеклелек, тынычлык, мәрхәмәтлелек идеяләрен пропагандалауга хезмәт итә.
Шуннан соң тамашачылар "Рудольф Нуриев. Прощание с Родиной" һәм Рудольф Нуриев. Мятежный демон" дигән ике документаль фильм карадылар. Әлеге картиналар мәшһүр биюченең гомер юлын, иҗатын бөтен яклап ачып бирделәр, хәтта әнисе Фәридәнең тумышы белән Татарстанның Әлки районыннан икәнлеге турында мәгълүмат та бар иде аларда. Биюченең туган иленнән аерылып яшәргә мәҗбүр булуының сәбәпләре, аның бөтен дөньяны таң калдырган бию осталыгы, ул Париж, Лондон опера театрлары сәхнәсендә тудырган образлар турында әлеге фильмнарда Рудольф Нуриевның дуслары искә алып сөйләде, документаль кадрлар биюченең искиткеч иҗатын тамашачыга күрсәтте.
Киноларны карап бетергәч, "Рудольф Нуриев. Мятежный демон" фильмы продюсеры, "Свой почерк" телекомпаниясе җитәкчесе Әлфия Чеботарева, тамашачыларның алкышларына сөенеп, рәхмәт әйтте.
–Беләсезме, бөтен дөнья Рудольф Нуриевның Россиядән икәнлеген белә, аны рус биючесе дип атый. Ә бит ул татар кешесе! Без үз фильмыбызны аның татар икәнлеген бөтен дөньяга күрсәтәсебез килеп төшердек. Нуриевка карата гаделлекне торгызасыбыз килде,–диде ул. Ә беренче фильм режиссеры Фәрит Дәүләтшин болай дип әйтте:
–Шушы ике картинаны карап чыгарга түземлегегез җитте, рәхмәт. Без үз тарихыбызны өйрәнергә һәм белергә тиеш. Могҗиза бит, без яшәгән шушы җирдән күпме бөекләр, илаһи затлар чыккан, тамыр алган! Аларны белергә, горурланырга хакыбыз бар!
Халык язучысы, драматург, публицист, "Рудольф Нуриев. Прощание с Родиной" фильмын төшерү тәкъдиме белән чыккан Рабит Батулла һәрвакыттагыча бераз кискенрәк сүзләр әйтте:
–Менә без татар кешесе турында ике русча кино карадык. Рәхмәт режиссерларга, продюсерларга, төшергәннәр, татар егетен олылап, аның истәлеген яңартканнар. Әмма биюче турында алга таба кинофильмнар татарча, татар телендә сөйләүче артистлар катнашында булсын иде,–диде ул. Үзенең Сөембикә ханбикә турында фильм сценарие өстендә эшләвен, алга таба атаклы татарлар турында кинофильмнар төшерү идеясын тормышка ашырырга тырышачагын да яшермәде Рабит Батулла.
…Кино эшлеклеләре белән очрашу тәмамлангач, юлым бер төркем үсмерләр белән бергә туры килде. Кызлар дәшми-тынмый гына күргәннәре хакында уйланалар, ә ике малай кино герое турында бәхәсләшәләр. Фикерләре төрле, олылар күзлегеннән караганда бик үк дөрес тә түгел инде. Ләкин шунысы яхшы: бүген бу балалар Рудольф Нуриев дигән биюченең булганлыгы, аның нәсел тамырлары безнең як белән бәйле икәнлеге турында белделәр һәм исләрендә калдырдылар. Димәк, кинотеатрда очрашу һич бушка булмаган!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International