Закон бозучы балалар белән эшли аламы?

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе
Газета укучыбызның редакциягә юллаган әлеге соравын без район прокуроры урынбасары Булат Юсуповка адресладык. Ул менә болай җавап бирде:
–Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 351.1 маддәсе нигезендә, мәгариф, балигъ булмаганнарны тәрбияләү, аларның ялын һәм савыктыруны оештыру, медицина тәэминаты, социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү, балигъ булмаганнар катнашында мәдәният һәм сәнгать сфераларында хезмәт эшчәнлеге биләүгә билгеле бер чикләүләр кертелә.
Менә бу җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тартылган, суд каршына басып та хөкем срогы үтеп бетерелмәгән яисә элегрәк судта хөкем карары чыгарылып, ул РФ Җинаять кодексында каралган тәртиптә бетерелгән яисә үтелгән икән, андый кешеләр югарыда аталган сфераларда хезмәт эшчәнлеге алып бара алмый:
1) кеше тормышына һәм сәламәтлегенә каршы җинаятьләр,
2) шәхес иркенә, аның намусына һәм абруена каршы җинаятьләр,
3) җенси кагылгысызлыкка каршы җинаятьләр,
4) гаиләгә һәм балигъ булмаган балаларга каршы җинаятьләр
-балигъ булмаган баланы җинаять кылуга җәлеп итү,
5) халыкның сәламәтлегенә һәм иҗтимагый әхлаклылыкка каршы җинаятьләр;
6) җәмәгать хәвефсезлегенә каршы җинаятьләр.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Белем бирү учреждениесенең типовой положениесен раслау турында" 196 нчы карарыннан (19 март, 2001 ел)  күренгәнчә, педагоглык эшчәнлеге белән шөгыльләнү суд карары яисә медицина күрсәткечләре буенча тыелган кешеләр, шулай ук Россия Федерациясе Җинаять кодексында һәм РСФСР Җинаять кодексында каралган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен үтеп бетерелмәгән суд хөкеме карары булган затлар гомумбелем учреждениеләрендә педагоглык эшчәнлеге алып барырга рөхсәт ителми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International