Казанда якташыбыз күргәзмәсе уза

2013 елның 13 сентябре, җомга
Радик Вакыйф улы – Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы. Ул иҗат иткән картиналарны Татарстан Президенты Аппараты да сатып алган. Аның күп кенә рәсемнәрендә Әлки табигате, районыбызда яшәгән кешеләр сурәтләнә. Күргәзмә сентябрь ахырына кадәр эшли. Аның ачылу тантанасында танылган рәссамнар, җәмәгать эшлеклеләре һәм районыбыздан делегация дә катнашты. Радик Минһаҗевның үзенә генә хас рәсем төшерү осталыгы, картиналар темаларының эчкерсезлеге иҗат әһелләре тарафыннан югары бәяләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International