"IТ-чемпион" җиңүчеләре билгеле

2013 елның 13 сентябре, җомга
Мәгълүм булганча, әлеге бәйге 1 мартта башланган иде. "IТ-чемпион"да районыбыз укучылары бик актив катнашалар. Каникул вакытында да алар өлкәннәргә республиканың Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетларын теркәргә һәм шуның аша төрле түләүләр башкарырга ярдәм иттеләр. Икенче этап нәтиҗәләре буенча районыбызның өч укучысы  республика бәйгесе җиңүчеләре дип табылды. Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Альберт Яруллин район күләмендә беренче урынны алды. Яңа Салман урта мәктәбеннән Айнур Сәгыйров – икенче, Иске Матак урта мәктәбеннән Марина Ермолаева – өченче урында. Җиңүчеләр кичә Алексеевскида узган тантанада катнаштылар. Алар барысы да кыйммәтле бүләккә –iPad планшетларына ия булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International