Ирекле тормышның кадерен белмәде

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
2013 елның гыйнварында район суды үзенеке булмаган автомобиль белән законсыз эш иткән өчен Татар Мулла авылында яшәүче Н. ны 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә  2 елга ирегеннән мәхрүм иткән иде. Суд карары белән Н.га билгеле бер бурычлар йөкләнде. Аның яшәгән урыныннан кая да булса китеп барырга хакы юк, һәм ул җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенә теркәлүгә килеп йөрергә тиеш.
Судның төзәлергә мөмкинлек бирүенә, иректә калдыруына шатланырга гына инде югыйсә. Йөкләнгән бурычлар да алай авыр һәм катлаулы түгел бит, аларны үтәүнең әллә ни кыенлыгы да юк.
Әмма җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе контролендә яшәвенең беренче көннәреннән үк Н. таләпләрне, кагыйдәләрне боза башлады. Я ул инспекциягә теркәлүгә килми, я җәмәгать урынында исерек хәлдә йөри, я безнең инспекция рөхсәтеннән башка Әлки районыннан гына түгел, хәтта Татарстаннан да читкә китеп бара.
"Яшел елан"га хирыслыгы бу бәндәнең киләчәк язмышын билгеләде дә.
Инспекция хезмәткәрләре Н. белән берничә мәртәбә профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, кагыйдәләрне бозуны дәвам итсә, аңа карата  шартлы  хөкемнең үзгәртелергә, аның рәшәткә артына озатылырга мөмкин булуын искәрттеләр. Әмма Н. төзәлү юлына басмады, исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш куллануны, суд билгеләгән  таләпләрне үтәмәүне дәвам итте, инспекция хезмәткәрләре сүзенә колак салмады.
Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе Әлки район судына Н.га карата шартлы хөкемне гамәлдән чыгару һәм  аны җәзаның альтернатив төренә – реаль төстә иректән мәхрүм итүгә үзгәртү хакында күрсәтнамә юллады.
Бу елның 27 июлендә район суды әлеге күрсәтнамәне карады һәм канәгатьләндерде. Н. 2 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Алдагы елны ул гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк. Тимер рәшәткә артында ул бәлки үзенең алдагы тормышы хакында уйланыр һәм кайбер нәтиҗәләр ясар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International