Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Наркотиксыз яшәү тормыш рәвеше булсын
2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Соңгы елларда Татарстанда наркотиклар белән бәйле вәзгыять киеренке булып кала бирә. Дөрес, максатчан планлы эш алып бару нәтиҗәсендә наркотикларга каршы көрәштә шактый зур тәҗрибә тупланды. Нәтиҗәдә беренче тапкыр наркомания белән авырып китүчеләр саны 2010 елдагы 355 тән үткән елда 286 га кимеде, наркотик матдәләр белән агуланып үлүчеләр дә 152 дән 45 кә калган шушы чорда.
Әлеге айлык вакытында безнең районда да шактый күп чаралар үткәрү планлаштырыла. Беренче эш итеп ведомствоара оператив штаб төзелде. Әлеге штаб составына кергән оешма-учреждениеләр айлык дәвамында үз юнәлешләре буенча үткәреләчәк чараларны, акцияләрне тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, район прокуратурасында, Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлегендә, муниципаль берәмлекләрдә "кайнар" телефон линияләре эшли. Шулай ук наркотиклар куллану яисә тарату хакында халыктан мәгълүмат җыю өчен (хәбәрне аноним төстә дә җиткереп була) махсус тартмалар куелачак. Район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе төрле буклетлар, листовка һәм плакатлар, төрле билгеләр бастырып алуны, ясату һәм таратуны үз өстенә ала.
Кеше күбрәк белгән саен һәртөрле бәла-казаларга уңышлырак каршы тора ала. Моны истә тотып, үсмерләргә, яшьләргә медицина хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр наркотик куллануның сәламәтлеккә, акылга нинди зыян китерүе турында лекцияләр укырга җыена.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә бу чорда гадәттәгедән күбрәк эшләячәк: наркотик һәм психотроп матдәләр куллану сәбәпле профилактик исәпкә алынган затлар белән эшне активлаштырачаклар, наркотик куллану фактларын ачыклап, чара күрәчәкләр. Шулай ук наркотик матдәле үсемлекләр үскән урыннарны ачыклап, аларны юк итү дә көн кадагында. Полиция хезмәткәрләре чит илләрдән килүчеләргә дә игътибарны арттырачак.
Билгеле, айлык барышында төп игътибар наркоманияне кисәтүгә, ягъни үсмерләр арасында аңлату эшләре алып баруга биреләчәк: укучылар белән очрашып, төрле өлкәләр буенча белгечләр аларга наркотиклар әйләнешенә кагылышлы законнар һәм аларны бозган очракта җавап бирергә туры киләчәге, иптәшләре арасында наркотик кулланып караучы, моңа чакыручы, тәкъдим итүче очраганда нәрсә эшләргә икәнлеге һәм башкалар турында сөйләячәк, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәячәкләр. Бу профилактик чаралардан беркем дә читтә калмаячак.
Билгеле, наркотиклар таратуга, куллануга каршы көрәш һәрвакыт һәм даими рәвештә алып барыла, ул бу юлы да айлык белән генә чикләнмәячәк. Әйе, укучы яшүсмерләр белән төрле чаралар күбрәк үткәрелер. Әмма әле бит безнең мәктәпне тәмамлап эшли башлаган яшьләребез дә күп. Менә аларның игътибарын яулау кыенрак булыр, мөгаен. Монда инде һәр өлкән кешенең –әти-әнинең, апа-абыйның, күршеләрнең, авылдашларның да уяулыгы таләп ителә. Наркотик дигән афәткә каршы бергәләп көрәшсәк кенә яшьләребезне фаҗигадән саклый алырбыз.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз