Элемтә линияләрен саклагыз!

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Әлеге кагыйдәләрнең 48 пункты нигезендә, элемтә предприятиеләренең язма ризалыгыннан һәм предприятие вәкиле катнашыннан башка юридик һәм физик затларга саклау зоналарында түбәндәгеләрне эшләү тыела:
-төзелеш һәм монтаж эшләрен башкару;
-җир эшләре башкару (0,3 метрга кадәр тирәнлеккә сукалаудан тыш);
-электрүткәргеч линияләр төзү һәм  реконструкцияләүне башкару;
-бораулау һәм шартлату эшләрен башкару;
-агачлар утырту, терлекләр тоту, төрле материаллар урнаштыру һәм учак ягу;
-автотранспорт узып йөрү һәм басып тору урыннары булдыру, каналлар төзү, киртәләр кору.
Саклау зоналарында эшләрне башкару тәртибе:
1. Элемтә предприятиесенең язма ризалыгын алырга.
2. Эшләрне башларга ким дигәндә 3 тәүлек кала җир асты корылмаларының урнашу урынын төгәл билгеләү өчен элемтә предприятиесе вәкилен чакырырга.
3.Эшләрне башларга ким дигәндә 3 тәүлек кала эшне башлау көне һәм сәгате турында язмача хәбәр итәргә.
4.Эшләрне бары тик элемтә предприятиесе вәкиле катнашында гына башкарырга.
Кагыйдәләрнең 52 пункты нигезендә, элемтә предприятиесенә китерелгән матди зыян аларны төзәтүгә тотылган реаль чыгымнар буенча һәм тариф керемнәрен исәпкә алып хисаплана.
53 пункт нигезендә, гаепле зат матди зыянны ирекле төстә түләргә, ә ризасызлык килеп чыкканда суд аша түләргә тиеш була. Матди зыян  кагыйдәләрне бозуда гаепле кешенең административ яисә җинаять җаваплылыгына тартылу-тартылмавына бәйсез рәвештә түләтелә.
"Элемтә өлкәсендә хокук бозулар өчен административ җаваплылык турында" Татарстан Республикасы Законының (11.07.96 ел) 7 маддәсе нигезендә– "Элемтә линияләрен һәм корылмаларын саклау кагыйдәләрен бозган өчен, әгәр бу элемтәнең өзелүенә китермәсә, гражданнарга унбишкә кадәр минималь хезмәт хакы күләмендә, ә вазыйфаи затларга утызга кадәр минималь хезмәт хакы күләмендә штраф салына".
"Элемтә линияләрен һәм корылмаларын саклау кагыйдәләрен бозган өчен, әгәр бу элемтәнең өзелүенә китерсә, гражданнарга егерме бишкә кадәр минималь хезмәт хакы күләмендә, ә вазыйфаи затларга  иллегә кадәр минималь хезмәт хакы күләмендә штраф салына"
Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, элемтә предприятиеләренең зарарланган элемтә линияләрен һәм җиһазларын торгызуга киткән вакытын һәм средстволарын, ә ахыр чиктә салым түләүчеләрнең средстволарын  экономияләү максатында, шулай ук элемтә өзелү аркасында килеп чыккан төрле социаль нәтиҗәләрне булдырмау өчен, "Таттелеком" ААҖ республика халкына мөрәҗәгать итә һәм элемтә линияләренә, корылмаларына сакчыл мөнәсәбәттә булуыгызны, билгеләнгән кагыйдәләрне үтәвегезне сорый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International