«Навигатор» Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге сезне республикабызда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында яшьләрнең фикерен өйрәнүгә юнәлдерелгән социологик тикшеренүдә катнашырга чакыра. Безне 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләрнең фикере кызыксындыра.
Сораштыру аноним. Сорауларны һәм аларга җавап вариантларын игътибар белән укыгыз. Сезнең фикерегезгә иң якын җавап вариантларын сайлагыз. Әгәр сезнең фикерегез тәкъдим ителгән җавапларның вариантлары белән туры килмәсә, җавап вариантыгызны «башка»графасында языгыз. Тикшеренү нәтиҗәләре җавапларыгызның ихласлыгына бәйле.
Сораштыруга сылтама: https://anketolog.ru/mo2023
Ярдәм һәм хезмәттәшлегегез өчен сезгә алдан ук рәхмәт белдерәбез!