Фестивальдә Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбеннән һәм Базарлы Матак Н.Даули исемендәге гимназиясеннән гаиләләр катнашты. Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Гәрәевлар гаиләсе ГТО нормаларын бик яхшы үтәделәр һәм фестивальдә җиңүче булды. Абдуллиннар, Фәтхетдиновлар, Ситдыйковлар, Гыйззәтуллиннар, Челноковлар гаиләләре дә ГТО нормаларның барлык сынауларын камил үтәделәр.