"Кышкы әкият"конкурсы уздырылуын хәбәр итәбез

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле Әлки районы халкы!

Бәйгедә Әлки муниципаль районы территориясендә теркәлгән барлык милек рәвешләрендәге оешмалар, физик һәм юридик затлар катнаша.

Җиңүчеләрне игълан итү өч номинация буенча башкарылачак:

1)"Әлки муниципаль районы оешмалары һәм учреждениеләренең чыршыларын һәм территорияләрен иң яхшы бизәү";

2) "Шәхси хуҗылыкларның йорт яны территориясен иң яхшы бизәү";

3) "Иң яхшы Яңа ел кар фигурасы".

Яңа ел кар фигуралары Крайнов урамында, Базарлы Матак авылын алып светофордан район Башкарма комитеты бинасына кадәр ясала.

Конкурс җиңүчеләре 2 беренче, 2 икенче һәм 2 өченче дәрәҗә дипломнар һәм 1 нче урын - 8000 сум, 2 урын - 5000 сум һәм 3 урын - 3000 сум күләмендә акчалата призлар белән бүләкләнәләр.

Комиссия 2023 елның 27 декабренә йомгак ясый.

Дипломнар 2023 елның 31 декабрендә тантаналы шартларда тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International