Бу көнгә район мәдәният учреждениеләрендә әңгәмәләр, патриотик һәм мәгълүмати сәгатьләр акцияләре узды.
Чараларда катнашучылар Россия Конституциясенең төп нигезләмәләрен, анда беркетелгән кеше хокукларын, сәяси терминнарны искә төшерделәр. Балалар дәүләт хакимияте төзелеше, Россия субъектларының вәкаләтләре белән таныштылар. Бөтенроссия «Триколор» акциясендә катнаштылар, бәйрәм символларын тасмалар, буклетлар тараттылар.