Районның сигез милли мәктәбенең 4 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр 32 укучысы туган (татар) теле буенча белемнәрен сынадылар. Укучылар тел теориясен белү, практик һәм иҗади биремнәр өчен тест биремнәрен үтәделәр. Иң күп балл җыйган олимпиадада катнашучылар олимпиаданың республика этабында район исеменнән чыгыш ясаячак.