Әлки муниципаль районы администрациясе хәбәр иткәнчә, район территориясендә төзекләндерү кагыйдәләре расланган һәм гамәлдә, алар төзекләндерү өлкәсендә бердәм һәм үтәү өчен мәҗбүри таләпләр, шул исәптән биналарны (шул исәптән торак йортларны), корылмаларны һәм алар урнашкан җир кишәрлекләрен, фасадларның һәм коймаларның тышкы күренешенә карап тоту таләпләрен билгели, территорияләрне җыештыру һәм тоту тәртибен билгели.
Закон проектына ярашлы, территорияләрне һәм торак пунктларны һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләрен бозу гражданнарга 1 мең сум, вазифаи затларга 5 мең сум, юридик затларга 30 мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә. Шул ук гамәлләр (бездейтсвие), ел дәвамында кабат башкарылган, гражданнарга 3 мең сум, вазифаи затларга 10 мең сум, юридик затларга 100 мең сум күләмендә штраф салуга китерә.