Иске Матак авыл китапханәсендә 1-6 сыйныф укучылары белән "коррупциясез дөнья"рәсем конкурсы узды

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Әңгәмә барышында коррупциянең барлыкка килү сәбәпләре һәм үсешенә ярдәм итүче факторлар, шулай ук коррупциянең аерым мөмкин булган очраклары каралды һәм аның күренешләрен нейтральләштерү яки минимальләштерү буенча чаралар тикшерелде.

Китапханәче бу тискәре социаль күренеш төшенчәсе, коррупцион җинаятьләр һәм аларны башкару өчен җаваплылык, коррупция закон белән ничек көйләнә, аңа каршы көрәш ысуллары турында сөйләде. Балалар нинди мәкальләр һәм әйтемнәр бүгенге җәмгыятьтә коррупция эшчәнлеген чагылдыра икәнен искә төшерделәр. Чара тәмамлангач, "Коррупциягә - ЮК!" дигән темага рәсемнәр конкурсы узды."

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International