Киңәшмәдә Әлки муниципаль районы башлыгы, Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, «Красный Восток Агро» АҖ генераль директоры һәм ветеринария берләшмәсе начальнигы катнашты.
Эш нәтиҗәләре буенча «Хузангай» ҖЧҖ белгече Жанар Шамратовна һәм идарәнең терлекчелек буенча консультанты Илвир Габделхәй улы чыгыш ясады.
Фермер хуҗалыкларына, крестьян - фермер хуҗалыкларына һәм агросәнәгать комплексларына шулай ук шәхси эшмәкәр Сайфутдинов Ранис Фәнис улы тарафыннан цифрлы үлчәүләрне автоматлаштыруның яңа технологияләре тәкъдим ителде.