Геройлар белән бергә сәяхәт иттеләр

2013 елның 20 сентябре, җомга
"А.Толстой" теплоходында Мәскәү шәһәренә кадәр круизда республикадагы 7 приюттан һәм 8 балалар йортыннан 64 бала катнашты. Сәяхәттә шулай ук 78 сугыш һәм хезмәт ветераны булды. 11 көнлек сәяхәттә алар 7 шәһәрдә, шул исәптән илебезнең башкаласы Мәскәүдә булдылар. Ветераннар һәм балалар белән бик күп очрашулар үткәрелде. Укучылар сугыш еллары хакындагы истәлекләрне Ватан азатлыгы өчен көрәшкән ветераннарның үзләреннән ишеттеләр. Ә иң әһәмиятлесе, теплоходта  Татарстанда яшәүче ике Советлар Союзы Герое – Әхтәмов Сабир Әхтәм улы һәм Кузнецов Борис Кириллович, шулай ук Социалистик Хезмәт Герое Мастюков Илнур Ислам улы да бар иде.
Балалар ветераннар белән бергә Мәскәүнең һәм башка шәһәрләрнең истәлекле урыннарында булдылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлләр итәгенә чәчәкләр, веноклар салдылар.
Бу сәяхәттә алган тәэсирләр балалар күңелендә бик озак сакланыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International