Безнең өчен ул ныклык, намуслылык үрнәге

2013 елның 20 сентябре, җомга
1958 нче елның салкын аяз 22 гыйнвар иртәсендә  Хаҗип абый белән Әминә апа Әхмәтшиннар гаиләсенә шатлыклы хәбәр җиткерелә. Бу гаиләдә  үсүче өч кызга  сеңел булып, нәни кызчык дөньяга аваз сала. Аңа Гөллия дип исем кушалар.
1965 елда Гөллия мәктәп формасы киеп, кулына сумка һәм матур чәчәк бәйләме тотып, мәктәпкә беренче сыйныфка юл ала. Мәктәп еллары тиз үтеп китә. Гөллия  иптәшләре белән кулына өлгергәнлек аттестаты ала. Ул нинди һөнәр сайларга дип озак уйлап тормый, әнисе, апасы юлыннан китәргә карар  кыла. Алабуга педагогика  институтында укытучы профессиясен үзләштерә,  физика-математика белгечлеге буенча диплом ала.
Әтисе Хаҗип абый кызы белән бик горурлана, чөнки Гөллия уку белән генә чикләнми, җәйге ялларында комбайнчы  ярдәмчесе булып та эшли. Кыз анда да сынатмый, күпләр аңа сокланып карый.
Гөллиянең  туган мәктәбенә эшкә кайтуы үзе бер шатлык була. 1981 елда ул Алпар урта мәктәбендә физика фәненнән белем бирә башлый.
Тормыш дәвам итә. Гөллия  белән а  вылдашы Тәлгать арасында мәхәббәт уяна. Ике яшь йөрәк 1982 елның октябрь аенда йөрәкләрен-йөрәккә бәйлиләр. Гөллия Хаҗип кызы район  мәгариф бүлегендә башлангыч класслар буенча методист булып эшен дәвам итә. Аннан ул  Карамалы мәктәбендә укыта. Ирен яңа эш урынына күчергәч, яшь гаилә Борискинода яши башлый. Гөллия бу авыл мәктәбендә балаларга физикадан белем бирә.
Ә1993 елда Садриевлар туган авыллары Алпарга кайталар. Гөллия Хаҗип кызы биредә дә яраткан педагоглык хезмәтен дәвам итә.
Тормышның аяусыз җилләре бу гаиләгә авыр сынаулар китерә. Ике улларын үстереп матур гына яшәп ятканда Тәлгать фаҗигале төстә үлеп китә. Гөллия Хаҗип кызы бу ачы хәсрәтне сыгылмый кичерә. Нык ихтыярлы, авырлыклар алдында бирешмәүче хатын-кыз булып кала ул. Ике улын тәрбияли, аларга югары белем алырга булыша.
2008 елдан Гөллия Хаҗип кызы мәктәпнең укыту буенча директор урынбасары булып эшләде. Һәр вазыйфаны  зур җаваплылык, төгәллек белән башкаручы белгеч-җитәкче дә, балаларны ихластан яратучы, үзе укыта торган физика  фәнен тирәнтен белүче педагог та булды ул. Аны укучылар һәм укытучылар да, ата-аналар да ихтирам итә, югары бәяли.
Гөллия Хаҗип кызы безгә намуслылык, мәрхәмәтлелек, түземлелек үрнәге булып тора.  Ул бәхетле әни, киленнәренә шәфкатьле каенана, оныклары Кәрим белән Таңсылуга яраткан дәү әни дә.
   Бүген Гөллия ханым  лаеклы ялда. Ул үзе укыткан дәвердә күп кенә укучыларга физика фәненең серләрен ачарга булышты. Аңа  киңәш, ярдәм сорап килүчеләргә ул  әле дә  үзенең көчен, вакытын кызганмый булышырга әзер. Гөллия Хаҗип кызына алдагы көннәрендә дә бәхетле тормыш, озын гомер, сәламәтлек телибез. Кадерле әни, дәү әни булып яшәргә язсын.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International