Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ түбәндәгеләрне кабул итте:

2023 елның 25 декабре 18 сәгатьтән 26 декабрь 18 сәгатькә кадәр метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында консультация

25 декабрендә кич, 26 декабрь төнлә Әлки районы территориясендә урыны белән секундына 15 м тизлектә көчле җил, буран, күз күреме 1000 м га кадәр начарая һәм юлларда кар көртләре.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырырга ярамый.

2. Әгәр урамда көчле җил чыкса, җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кисетелә.

4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да ярамый, чөнки җил белән өзелгән агачның ботаклары зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору куркыныч һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу ярамый.

6.Өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар да, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм лепня декор элементлары да хәвеф хәтәр тудырырга мөмкин. Мондый хәвеф хәтәр төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында булырга мөмкин.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып ташларга кирәк.

8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин булган кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла-каза булганда сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәт чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз– “112”. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең  “Ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International