Инспектор әта-әналарга юл хәрәкәте яшь укучылары катнашындагы аварияләр статистикасы, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре турында сөйләде. Машина салонында балигъ булмаганнарның иминлеге, балаларны махсус тоткарлау җайланмаларында йөртү кирәклеге турында ата-аналарга искәртеп узды. Балаларның үз киемнәрендә яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген аңлатты һәм юлның юл өлеше янындагы таулардан тюбингларда шууны тыюны искә төшерде. Әңгәмә ахырында Рамзил Рәшит улы ата-аналарны балалар белән юлда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре буенча даими рәвештә аңлату әңгәмәләре үткәрергә һәм үзләре дә һәркайсы юл ситуациясендә уңай үрнәк булырга чакырды.
Әлки районы дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтәргә юл һәм баланың имгәнү куркынычын булдырмаска бары тик балигъ булмаганнарны урамда даими рәвештә өйрәткәндә генә мөмкин булуын искәртә.