Карата авыл мәдәният йортында «Раштуа гүзәл мизгелләр дөньясы» дигән тематик программа узды. Анда балаларны Раштуа бәйрәме белән таныштырдылар, чыршы турындагы риваятьне сөйләделәр. Балалар рәхәтләнеп викторинада катнаштылар, кроссворд чиштеләр, рәсемнәр ясадылар, шигырьләр сөйләделәр.