Эшкә җәяү йөрик

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе
Әлеге акциянең максаты – автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерү һәм кешеләрне шәһәр-авылларда йөрү өчен автомобильдән сирәгрәк файдаланырга өндәү. Автотранспорт планетаның биосферасын җимерә, кешенең үзенә дә әйтеп бетергесез зыян китерә. Белгечләр исәпләп чыгарган – көн саен автомобиль 3 меңнән артык кешене үтерә икән. Хәзер авыл җирендә дә йорт саен әллә ничә машина. Ә бит җәяү йөрү кеше сәламәтлеге өчен файдага гына. Әйдәгез, дөньякүләм акциягә кушылып, бер көн булса да эшкә җәяү килик әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International