2024 елның 10 гыйнварда 21 сәгатьтән 11 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр
2024 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
- төнлә һәм иртән һава температурасының -25..-33 кадәр төшүе мөмкин (Казанда -25..-27˚ кадәр);
- көндез буран, күрү мөмкинлеге 1-2 км кадәр начарая, көчле җил секундына 15-20 м тизлегендә, кар көртәләре барлыкка килә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә:
Салкыннан һәм туңудан саклану өчен, урамга чыкмаска, балаларга, йорт хайваннарына урамда озак вакыт булудан тыелырга һәм ерак сәяхәтләргә барудан баш тартырга.
Туңу куркынычының төп факторлары булып: тыгыз һәм дымлы өске кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар булу, алкоголь исереклеге, шулай ук хәлсезлек һәм артык арыганлык - тора. . Салкыннан саклану өчен катламлы киенегез – һава катламнары җылылыкны саклый, җылы олтыраклар һәм йон носки киегез – алар дымлылыкны сеңдерәләр, аяк табыннарын коры калдыралар, җылы бияләй, баш киеме һәм муеныгызга шарф кимичә салкынга чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләнәргә кирәк.
Көчле салкыннарда ерак йөрмәүгез һәм сәфәрләргә чыкмаугыз яхшырак. Автомобиль механизмнарында кинәт килеп чыккан ватылулар, юл-транспорт һәлакәтләре куркынычлыгы кискен арта. Йөк машина йөртүчеләргә дә үз куркынычсызлыкларын истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй запасы булырга, мөмкин кадәр ягулык запасы булырга тиеш.
Автомобильдә начар күрү шартларында хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, машиналарны узып китүләрдән, алданрак барулардан баш тартырга кирәк.
Кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне җайлы киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шул рәвештә, сезнең арттан хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә кисәтү сигналын биреп кала аласыз.
Мөмкин булса, сәяхәтләрдән сакланыгыз, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.
Өшүдән беренче ярдәм:
Әгәр дә өшөгәнсез икән-тиешенчә җылы бүлмәдә җылыныгыз, берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр дә бу артык өшү булса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез. Әгәр дә медицина ярдәме булмаса, өске яки тирән өшү белән нәрсә эшләргә?:
- Зыян күрүченең өстен алыштырыгыз. Дымлы киемен салдырып, җылы җәймәләргә һәм одеялга төрерөгез. Зыян күргән тән өлешләренә кагылмаска!
- Җылы суда җылытыгыз. Су температурасы 40-42 С0 булырга тиеш. Әгәр дә термометр булмаса, кулыгызның терсәк тиңентен суга батырыгыз. Су кайнар булмаса- температура туры килә. Туңдырылган урынны суга батырыгыз һәм тире алсу төскә кергәнчегә хәтле һәм сизгерлек кайтканчыга хәтле тотыгыз. Зарарланган җир савыт-саба диварларына терәлергә тиеш түгел. Әгәр дә йөзегез яки колакларыгыз туңса, йомшак сөлге белән җылы компрессор ясагыз (суда чылатып сыгыгыз).
- Киптерегез һәм төрегез. Тире кызарып чыгу белән, зарарланган урынны киптереп чиста чүпрәк белән каплагыз. Әгәр бу аяк яисә кул икән, инфекцияне зарарланган урыннарга кертмәс өчен, һәрбер бармакны урап яисә мамык шарларын ясап бармаклар арасына кыстырып киптерергә кирәк.
- Сыеклык җитмәүне тулыландырыгыз. Алкогольдән башка теләсә нинди җылы эчемлекләр белән. Бу тәннең нормаль температурасын торгызырга һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:
- спиртлы эчемлекләрне артык кулланмагыз, беркайчан да урын өстендә тәмәке тартмагыз!
- балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
- төзек булмаган электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
- кабызылган электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.
Томан булганда:
Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчөн чаралар күрергү кирәк.
Туман юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысынада куркыныч тудырга мөмкин. Автомобильдә томан эчендә барганда артык үзгәртеп корулардан, машиналарны узып китүләрдән, алданрак барулардан баш тартырга кирәк.
Күпчелек юл-транспорт һүләкәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томан ераклыкны яшерә – шуны истә тоту мөхим – гадәти араны арттырырга һәм тизлекне киметергә киңәш ителә.
Кискен тормозлаудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне җайлы киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләргә кисәтүче сигнал бирегез. Туман эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең араганлыгы арта, саклык кирәк була.
Мөмкин булса, ерак юлларга чыгуын баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр үтүе урында гына чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркәтергә.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырырга ярамый.
2. Әгәр урамда көчле җил чыкса, җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кисетелә.
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да ярамый, чөнки җил белән өзелгән агачның ботаклары зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору куркыныч һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу ярамый.
6.Өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар да, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм лепня декор элементлары да хәвеф хәтәр тудырырга мөмкин. Мондый хәвеф хәтәр төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында булырга мөмкин.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып ташларга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин булган кадәр ераграк торырга кирәк.
Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм «112» номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.