ТУҢУНЫ ПРОФИЛАКТИКАЛАУ, КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ.

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Туңу - ул түбән температуралар (салкынлык) тәэсирендә барлыкка килгән организм тукымаларының зарарлануы. Гадәттә, өшүләр кыш көне тышкы температурада -10 С тан түбән булганда барлыкка килә. Ләкин кайвакыт өшү зур булмаган салкында (3 °С ка кадәр), хәтта плюс температурада (6 - 8 °С ка кадәр) башлана, ә бу кан югалту, ачлык, исерек хәлдәге, системалы авырулар нәтиҗәсендә организмның гомуми каршылыгы кимү белән бәйле.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан)  буенча идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге берничә кагыйдәне хәтерләтә, алар туңудан сакланырга ярдәм итәчәк.

1. Салкын көннәрдә урамга күпкатлы кием киеп чыгарга кирәк: пальто һәм аның астына ике свитер йә куртка, икеле перчатка, ике пар носки, өске кием йонлы булырга тиеш - һава катламнары җылылыкны сакларга тиеш.

2. Аяк киеме һәрвакыт ирекле һәм коры булырга тиеш.

3. Салкында металлдан бизәнү әйберләре кияргә ярамый, чөнки металл әйберләре кеше тәненә караганда күпкә тизрәк суынырга хас.

4. Урамга чыгар алдыннан, бигрәк тә дымланучы кремны биткә сөртергә ярамый. Мондый косметик чаралар өшү куркынычын көчәйтә генә. Йомшак яки урта салкыннарда майлы косметик чаралар кулланырга мөмкин, ә менә көчле салкыннар очрагында тулысынча косметикадан баш тартыгыз.

5. Салкында ач карынга да йөрергә ярамый, чөнки Сезнең организмга салкынны җиңәр өчен җитәрлек күләмдә энергия кирәк булуы бик мөмкин.

6. Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз - аларны артык куллану күп микъдарда җылылык югалтуга этәрә, шулай ук "организмның җылынуы" тәэсирен тудырып, артык суынуга китерә.

7. Салкында тәмәке тартудан да баш тартырга кирәк - тәмәке аскы һәм өске очлыклар өлкәсендә кан әйләнешенең кимүенә китерә, бу аларның артык зәгыйфьлегенә китерә.

8. Сезнең кулыгыз яки аякларыгыз туңа башлаганны сизүгә, аларны шунда ук җылытырга кирәк (разминать), чөнки соңыннан разминание күп санлы авырту тойгыларын китереп чыгарырга мөмкин.

9. Зыян күргән урынны тагын бер кат туңдырмаска тырышыгыз, чөнки бу тире япмасының җитди зарарлануына сәбәп булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International