Республикада трассалар зур йөк машиналары, автобуслар, такси өчен ябык. М12 һәм М5 трассалары тулысынча ябылган. ЮХИДИ җиңел авто белән юлга чыкмаска сорый. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган ашыгыч киңәшмәдә хәбәр иттеләр.
Татарстан юлларында вәзгыять - киеренке. Кар явуы, көчле җил, күз күреме бик түбән.