17 гыйнварда Базарлы Матак гимназиясендә хезмәткәрләрнең хисап җыелышы булды

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

17 гыйнварда Базарлы Матак гимназиясендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Платонова Мария Андреевна һәм Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Валеева Сурия Шагитовна катнашында хезмәткәрләрнең хисап җыелышы узды.

Җыелыш барышында гимназиянең 2023 елдагы эшчәнлеге анализланды, шулай ук 2024 елга бурычлар куелды. Чара азагында Татарстан Республикасы Әлки МР Башлыгы А.Ф. Никошинның Мактау грамоталары тапшырылды. "Мәгариф системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен" - инглиз теле укытучылары Зәйдуллина Алия Солтангалиевна, Вагизова Гүзәл Илдус кызына. Гимназия эшчеләре - Батталова Марина Сергеевна, Гыйниятуллин Илсур Мөдәррис улы Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Х. Мурадымов "Вазыйфаи бурычларны үтәүдә җаваплы һәм намуслы мөнәсәбәт өчен" грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International