Әлки районының яшьләр оешмалары җитәкчеләре (ДЮСШ, Яшьләр парламенты, Бердәм Россия,ФОРПОСТ) кар җыюда ярдәм күрсәттеләр.
"Мондый мизгелләр тагын бер тапкыр теләсә кайсы катлаулы ситуациядә без бергә икәнлекне исбатлый. Беркем дә читтә калмый, ишегалларын чистарталар, мохтаҗларга заявка буенча ярдәмгә чыгалар. Барлык проблемалар, шул исәптән стихияле вакыйгалар белән дә, без шулай берләшкән вакытта, хәл итү җиңелрәк һәм яхшырак".