Татарстан Республикасы территориясендә бердәм номер белән тәүлек буе эшләүче яшьләр ышаныч телефоны 8-800-555-22-20
Тәүлек буе, аноним, бушлай!
Яшьләр ышаныч телефонында квалификацияле педагог-психологлар эшли, алар Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче яшь гражданнар өчен телефон аша ашыгыч аноним психологик ярдәм күрсәтәләр.
Әлеге хезмәт яшьләргә түбәндәге мәсьәләләр буенча психологик ярдәм күрсәтүнең үтемлелеген һәм үз вакытында башкарылуын тәэмин итә:
- кискен тормыш ситуацияләре белән,
- аларның хокукларын һәм ирекләрен яклау,
- гаиләдә конфликтлы мөнәсәбәтләр,
- җенси мөнәсәбәтләр,
- яшьләрнең физик һәм психологик сәламәтлеге,
- профессионализация,
- социаль дезориентация һәм җайлашу.
35 яшькә кадәрге яшьләр өчен ышаныч телефоны - Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре ярдәме белән ашыгыч психологик ярдәм муниципаль хезмәтләре белән берлектә башкарыла торган Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының иҗтимагый әһәмиятле проекты.
Татарстан Республикасында яшьләр ышаныч телефоны 2022 елның октябреннән эшли.
Эш координаторы - Татарстан Республикасы яшьләр эшләре Министрлыгы.
Оператор - «Навигатор» яшьләр, инновацион һәм профилактик программаларның республика үзәге» ДБУ.
Муниципаль линияләр Татарстан Республикасы яшьләр эшләре Министрлыгы һәм республика муниципалитетлары арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүләр нигезендә эшлиләр.
2022 елдан Татарстан Республикасында яшьләр ышаныч телефонына 3 300 дән артык шалтырату кергән.