2024 елда Казан шәһәрендә «Киләчәк уеннары»

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Россия Федерациясе Президентының 2022 едның 19 декабрендәге 927 номиерлы Әмере нигезендә 19 февральдән 3 мартка кадәр чорда 2024 елда Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры узачак. Уеннар концепциясе - спорт, киберспорт һәм MR-технологияләр берләшмәсе. Бу - күпмиллионлы аудитория һәм спорт дисциплиналары белән уеннарны үз эченә алган яңа форматтагы ярышлар тарихында беренче мәртәбә.

Чара турында тулырак мәгълүмат Уеннарның рәсми сайтында урнаштырылган: https://gofuture.games.

Уеннар ярышларына керү билетлар буенча гамәлгә ашырылачак. Билетларның бәясе 300 дән 500 сумга кадәр тәшкил итә. Шулай ук Phygital Gold категориясе билетлары бар, алар үз эченә югары комфортлы сервислар керә, бәясе 3 000 сумнан 4 000 сумга кадәр.

Чараны оештыручы шулай ук («Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы) ташламалы корпоратив гариза  рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтергә әзер (20 билет сатып алганда).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International