Фестивальдә ГТОның 4 нче баскычы укучылары катнашты. Балалар мондый сынауларда катнаштылар: гәүдәне ятып күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү, сыгылмалылык, кулларны ятып бөгеп җәю, биек турникта тартылу. Нәтиҗәләр команда зачетына керде, анда өченче урынны Юхмачы урта мәктәбе, икенче урынны Борискино урта мәктәбе яулады, Базарлы Матак урта мәктәбе командасы җиңүче булды. Малайлар арасында иң яхшысы - Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы - Әхмәтшин Булат, кызлар арасында - Камалетдинова Алина - БМСОШ укучысы.