2024 елның 26 гыйнварында бәйгесенең зональ туры Әлки районында узды. Анда Әлки, Чистай, Аксубай, Алексеевск, Чирмешән, Спас, Яңа Чишмә һәм Нурлат районнарыннан конкурсантлар катнашты. Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча билгеләделәр: «Өченче Яшьтәге Герое», «Хатын-кыз - әна», «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык», «Минем язмышым - минем һөнәрем, «Хатын-кыз - лидер», «Хатын-кыз - ел үрнәге», «Хатын-кыз - бизнес-леди», «Ир-ат - лидер», «Ир-ат - асыл йөрәк».
Без җиңүчеләребез белән горурланабыз: "Өченче Яшь Герое" Калмыкова Людмила, " Хатын – кыз- әни " номинациясендә Гөбәйдуллина Энҗе, «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык» номинациясендә Борисова Любовь, «Минем язмышым - минем һөнәрем " номинациясендә Фасахова Сирена.