Спорт эстафеталарында 8 гаилә катнашты, алар ике командага бүлештеләр. Командаларга мавыктыргыч, кайвакыт бик гади булмаган конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Гаилә ярышларында катнашучы өлкәннәр дә балаларга җитезлектә, азартта, җиңүгә омтылышта бер дә калышмады. Спорт бәйрәме бик уңышлы узды! Барлык катнашучыларга да грамоталар тапшырылды. Афәрин балалар һәм аларның әти-әниләре!