Ел саен, 27 гыйнварда, Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көн совет гаскәрләренең иң зур Гитлер концлагере Аушвицны (Освенцим) азат иткән тарихи вакыйга белән бәйле.
Бу дата истәлегенә яшүсмерләр клубында "Хәтерлибез" тарихи сәгате узды.
Холокост корбаннарын искә алу көне - ул бөтен дөньяга сукыр нәфрәт һәм фанатизм китерә торган нәрсәләрне искә төшерү. Ул мондый фаҗига башка беркайчан да булмасын өчен нацистлар кулыннан һәлак булганнарны хәтерне саклауга юнәлтелгән.