Гөмбә җыйсаң, белеп җый

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Минем күршем Саимә апа да гөмбә җыярга бик ярата. Ял көннәрендә мине дә үзе белән гөмбәгә чакырды. Дөрестән дә, бик мавыктыргыч икән гөмбә җыю. Гөмбәгә бай шундый урыннар очрый ки, чәчеп үстергәннәр диярсең. Мин дә кызыга-кызыга җыйдым. Кызыкмаслык та түгел, шундый эреләр... Саимә апа ял итәргә, чәйләп алырга утыргач, үткән көздә үзе белән булган бер кызыклы вакыйганы исенә төшереп сөйләде.
–Көзге табигатьнең гүзәллегенә сокланып, махсус таягым (гөмбә эзли торган) белән коелган яфракларны актарып гөмбә эзләп йөрим. Инде кәрзинемдә дә шактый гөмбә җыелды. Шул вакытта әллә кайдан гына кыштырдаган тавышка борылып карасам, күрше авылдан ике таныш хатын гөмбә җыеп йөриләр. Исәнләшкәч, хәл-әхвәл алышкач, мин үз юлымны дәвам иттем, болар урманның икенче ягына таба юл алдылар. Шулай эзләнеп йөри торгач, кәрзинем гөмбәләр белән тулды, ял итәргә утырдым. Күрәм, теге ханымнар да кәрзиннәрен гөмбә белән тутырганнар. Нинди гөмбә диген әле, тәлинкә кадәр шыгырдап торган ап-ак гөреҗдәләр. Болар минем янәшәмә хәл алырга утырдылар. Минем күз гел болар кәрзинендә бит. Мин әйтәм, карагыз әле, сез бит агулы гөмбә җыйгансыз, ташлап калдырыгыз, бер-бер хәл булмагае...
–Саимә апа, әле ярый син булдың, син очрадың юлыбызга, тәки агулы гөмбә ашап харап булырсың бит,–дип, гөмбәләрен минем янга ук бер агач төбенә бушатып китеп тә бардылар. Мин артларыннан елмаеп карап калдым. Гөмбәләрен җыеп, өйгә алып кайтып тозладым да базга төшереп куйдым. Кызыгын кызык ясадым кебек тә, ләкин бит ханымнар кызганыч. Күңелдә ниндидер юшкын бар сыман, нидер тырнап тора. Берничә көн үткәч, күрше авылга туганыбызның хәлен белеп кайтыйм әле дип киттем. Шунда каршыма теге гөмбә җыючы хатынның берсе очрамасынмы?! Түзмәдем, боларны теге юлы алдаганымны, гөмбәләренең бик тәмле ак гөреҗдәләр булуын, агулы түгеллеген әйттем. И, Саимә апа, шаян да инде үзең, дип, танышым көлеп җибәрде.
–Менә шундый хәл булды минем белән үткән көз. Әҗәтемне быел кайтарам инде,–дип Саимә апа сүзен дәвам итте. Без әкрен генә сөйләшә-сөйләшә кайтыр юлга чыктык. Чыннан да, агулы гөмбәгә тап булуың бар, бик сак булырга кирәк, ди Саимә апа.
Дөрестән дә, гөмбәне белми, танымый җыю бик зур хата. Гөмбә сезонында урман сые белән агуланучылар хакында телевизордан күрсәтеп, радиодан сөйләп торалар. Шуңа да гөмбәне яхшы танып, бик саклык белән җыю зарур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International