Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Йөгерү – сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге
2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Йөгерү бәйгесендә катнашучылар шимбә иртәсендә район үзәгендә Мәңгелек ут янында җыелдылар. Йөгерешчеләр командаларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова сәламләде. Ул һәркемгә уңышлы старт, әйбәт нәтиҗәләр күрсәтүләрен теләде.
–Спортның йөгерү төре бүген мәктәп укучылары, яшьләр, шулай ук өлкәннәр арасында да популярлаша бара. Бөтенроссия йөгерү көнендә районыбызда мондый кросслар үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Бүген без спортның әлеге төрен чын-чынлап яраткан һәм районыбызда йөгерү бәйгеләренең беренче оештыручысы булган Марсель Хәлиуллинны җылы сүзләр белән искә алабыз,–диде Мария Андреевна. Аннан ул Марсельнең тол хатыны Татьяна Ильиничнага истәлекле бүләк тапшырды. Татьяна Хәлиуллина Марсельны онытмаган, ел саен аның истәлегенә йөгерү бәйгесе оештырган өчен район җитәкчелегенә, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә рәхмәт белдерде, яшьләрнең бу төр спортны үз итүенә шатлануын әйтте.
Менә дулкынландыргыч минутлар җитте. "Татарстан кроссы-2013" бәйгесендә катнашучы барлык йөгерешчеләр Мәңгелек ут яныннан берьюлы старт алды. Мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре 3 километр дистанциягә йөгерсәләр, ветеран-марафончылар 10 километр араны буйсындырырга тиешләр иде.
Мәктәп балалары арасында Хузангайдан Дмитрий Советников, Юхмачыдан Антон Краснов һәм Югары Колчуринодан Антон Николаев иң җитезләр булып чыктылар, алар беренче өч урынны яулады. Укучы кызлар арасында исә Иске Тахтала мәктәбеннән Наталья Яковлева һәм Екатерина Власова беренче-икенче урыннарны алды. Чуаш Борнаеннан Валерия Дулатова өченче булды.
Авыл җирлекләре командаларының 35 яшькә кадәр йөгерешчеләре арасында Иске Хурададан Александр Калеев, гимназиядән Руслан Советников, Иске Тахталадан Виталий Абасев, Базарлы Матактан Анна Чуманова һәм Лилия Гатауллина призлы урыннарга лаек булдылар. Ә 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында гимназиядән Олег Астафьев, Хлебодаровкадан Әхмәт Сафиуллин, район мәгълүмати-методик үзәгеннән Ләлә Зарипова, Алпардан Люзия Гарифуллина, Сәвия Галиуллина, район эчке эшләр бүлегеннән Данис Сәгыйров иң җитезләр булуларын расладылар.
Җиңүчеләрнең һәркайсына Мактау грамоталары, медальләр, истәлекле призлар тапшырылды.
Кросста районыбыз кунаклары – марафончылар катнашу бәйгегә аеруча җанлылык өстәде, аның әһәмиятен күтәреп җибәрде. Татарстанда, Россиянең бүтән төбәкләрендә марафон йөгерешләрендә катнашып призлы урыннар яулаган спортчылар – "Земля-землица" республика газетасы редакторы Владимир Белосков, Чуаш Шәпкәсендә туып-үскән якташыбыз Сергей Ишмулкин, спорт мастеры Михаил Сумягин, Дамир Шәймәрданов һәм башкалар районыбыз яшьләренә чын йөгерү осталыгын күрсәттеләр. Районыбызда үткәрелүче кроссларда алар елның елында катнашып киләләр. Сергей Ишмулкин бу юлы да үзе белән Казаннан спортчы дусларын – Михаил һәм Алина Сумочкиннарны, Полина Соколованы, Сергей Кирилловны алып килгән иде. 10 чакрым дистанцияне алар бик кыска вакыт эчендә йөгереп уздылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Хуҗаларсыз хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт
Хуҗаларсыз хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
13
май, 2026 ел
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз