Исән-имин генә булсын

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Базарлы Матак егете Руслан Габитдинов узган елның ноябрь аенда хәрби хезмәткә алынган. Руслан эчке гаскәрләр сафында әйбәт кенә хезмәт итә, үзен тәрбияләп үстергән әтисе һәм дәү әнисенә яхшы хәбәрләр юллап тора.
Бу җәйдә Санкт-Петербургта халыкара икътисадый  форум үткәрү чорында Руслан үзенең хәрби бурычларын үрнәк төстә үтәгәне өчен командованиенең Мактау грамотасы белән дә бүләкләнгән.
Әтисе һәм дәү әнисе Алик һәм Галия Габитдиновлар улларының хәрби бурычын үтәп тизрәк өйгә кайтуын түземсезлек белән көтәләр. Солдатның исән-имин туган якка  кайтуы үзе зур шатлык бит.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International