Түбән Колчура авыл клубында маскировка челтәрләрен әзерләү процессында актив катнаштылар. Эш катлаулы булмаса да, җаваплы һәм җентекле. Барыбызны да бер идея берләштерә - безнең сугышчыларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү. Һәркем үз җанының бер өлешен уртак эшкә сала.