Ни өчен кадастр бәясе Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры күчермәсендә чагылмаска мөмкин?

2024 елның 3 феврале, шимбә

2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү тәртибен аңлатты

Исегезгә төшерәбез, 2022-2023 елларда Татарстан Республикасы территориясендә барлык категория һәм капиталь төзелеш объектларының җир кишәрлекләренең чираттагы дәүләт кадастр бәяләве уздырылды. Әлеге бәяләү нәтиҗәләре күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына (БДКМР) кертелгән һәм 2024 елның 1 гыйнварыннан кулланыла.

Бүгенге көнгә күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү вәкаләтләре Дәүләт бюджет үчреждениясе (ДБУ) «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДКБҮ ("Дәүләт кадастр бәяләве үзәге" ДБУ) бирелгән.

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, 2024 елдан кадастр исәбенә куелган яңа төзелгән күчемсез милек объектларының һәм кадастр бәясенә йогынты ясаучы характеристикалары үзгәргән күчемсез милек объектларының (мәйданы, рөхсәт ителгән куллану төре, объектның урынын (адресын) төгәлләштерү, объектның урынын (адресын), диварлар материалын һ.б.) кадастр бәясе түбәндәге тәртиптә билгеләнә.

Татарстан Роскадастры Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына күчемсез милек объектлары турындагы белешмәләр яки үзгәрешләр кертелгәннән бирле 3 эш көне дәвамында күрсәтелгән объектлар турында мәгълүматны « Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУда формалаштыра һәм җибәрә.

« Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ белешмәләрен алган көннән алып 10 эш көне эчендә кадастр бәясен билгеләү буенча эшләр үткәрә.

«Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУнең кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча кадастр бәясен электрон документ рәвешендә билгеләү турында акт төзелә. Алга таба, 3 эш көне дәвамында, акт БДКМРга кадастр бәясе турында белешмәләр кертү өчен Татарстан Роскадастрына җибәрелә. Билгеләнгән тәртип нигезендә, кадастр бәясе турындагы белешмәләр алынган вакыттан алып 5 эш көне эчендә БДКМРга кертелергә тиеш.

Кадастр бәясен билгеләү процедурасы өчен Татарстан Роскадасы белән «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ арасындагы мәгълүматларны алмашуга вакытны исәпкә алып, 21 эш көне бирелә.

Шулай итеп, дәүләт кадастр исәбе нәтиҗәләре буенча бирелә торган БДКМРнан өземтәләрдә күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында мәгълүмат булмаячак. Кадастр бәясе турында БДКМРдан өземтәдә мәгълүмат булмау техник хата булып тормый!

21 эш көне тәмамлангач, кадастр бәяләве нәтиҗәләрен электрон ресурслар ярдәмендә белергә мөмкин булачак - "online режимда күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат" сервисында Росреестрның рәсми сайтында (rosreestr.gov.ru) "Дәүләт хезмәте" порталында шәхси кабинет аша, шулай ук КФҮдә шәхси мөрәҗәгать итү юлы белән кадастр бәясе турындагы өземтәне сорап. Күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында БДКМРннан өземтә теләсә кайсы зат таләбе буенча бушлай бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International