2023 елда Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы тарафыннан авыл ипотекасы буенча 4 млрд сум акча бирелде. Бу республиканың 1000нән артык гаиләсенә авыл җирлегендә торак сатып алырга мөмкинлек бирде. Банк мәгълүматлары буенча, Татарстан Россия төбәкләре арасында программаны гамәлгә ашыру буенча лидер булды. Бу хакта Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова «ТатАгроЭкспо» АПК казанышларының VI махсуслаштырылган күргәзмәсе барышында хәбәр итте.
«Ел нәтиҗәләре авыл ипотекасының татарстанлылар арасында кирәкле программа булуын тагын бер кат раслады. Дүрт ел эчендә Татарстанда 4200дән артык гаилә 11 млрд сум күләмендә ярдәм алды», - диде ул.
Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова билгеләп үткәнчә, дәүләт ярдәме белән ипотека кредиты программасы нәтиҗәле механизм һәм Татарстан ипотека базарын үстерү өчен өстәмә стимул булып тора. Лаеш, Питрәч һәм Биектау районнарында авыл ипотекасы аеруча популяр булды. Шул ук вакытта "Авыл ипотекасы" программасы буенча һәр ипотека килешүен теркәүнең уртача срогы, Татарстанда "24 сәгать эчендә ипотека" проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, 1 эш көне тәшкил итә.
Авыл ипотекасы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы составында гамәлгә ашырыла, ул, торак шартларын яхшыртудан тыш, кече торак пунктларны инфраструктур үстерүгә юнәлтелгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Министрлык коллегиясендә чыгыш ясап, 2023 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 3 млрд сум акча җибәрелгәнен билгеләп үтте. «Агымдагы елда әлеге эш тагын да масштаблырак дәвам итәчәк, акчалар күләме 5 млрд сумга кадәр арттырылачак. Бу җәһәттән Татарстан - Дәүләт программасы акчаларын иң күп алучы», - диде ул.