2024 елның 1 февраленнән ана капиталы индексацияләнәчәк һәм беренче балага 630,4 мең сум һәм икенче балага 833 мең сум тәшкил итәчәк.
Беренче бала туганда ук түләүне алган ата-аналарга икенче бала тугач, 202,6 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган.
«Президентның кушуы буенча, 2022 елдан ана капиталы ел саен факттагы инфляция буенча индексацияләнә. Шуны исәпкә алып, 2024 елның 1 февраленнән ана капиталы беренче балага 43,4 мең сумга артачак, ә икенче балага - 57,4 мең сумга", - дип аңлатты Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков.
Министр билгеләп үткәнчә, 2023 елда аналык капиталы акчаларын тотуның иң популяр юнәлеше торак шартларын яхшырту булган. Мондый мөмкинлектән 677 меңнән артык гаилә файдаланган.
Өч яшькә кадәр балага айлык түләү - гаиләләр тарафыннан аналык капиталыннан файдалану юнәлеше популярлыгы буенча икенче. 415 меңгә якын гаилә түләүләр алды. Популярлык буенча өченче юнәлеш - мәгариф. 2023 елда бу максатларга ана капиталы акчаларын 376 мең ата-ана юллаган.