Спорт мәктәбе укучысы Андрей Зиньков киокусинкай буенча Бөтенроссия ярышларында 2 урын алды

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

3-4 февральдә Самарада киокусинкай буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Спортчылар техник дисциплинада ката һәм кумитэ көрәшләрендә берничә авырлык һәм биш яшь категориясендә 10 яшьтән өлкәннәргә кадәр ярыштылар.

Ярышларда илнең 24 төбәгеннән 622 спортчы - Россиянең киокусинкай ассоциациясенә керүче барлык халыкара оешмалар вәкилләре катнашты.

Урыннар түбәндәгечә бүленде

Ир-атлар, 75 кг

1. Иван Опря (Санкт-Петербург)

2. Андрей Зиньков (Татарстан Республикасы)

3. Роман Беляев (Мәскәү)

Котлыйбыз!

Спорт мәктәбе тренеры: Зиньков Андрей Николаевич

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International