Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан (Федераль дәүләт бюджет учреждениесе) түбәндәгеләр керде:
2024 елның 10 февралендә 21 сәгатьтән 11 февральның 10 сәгатенә кадәр һава торошы турында кисәтү:
2024 елның 11 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда көтелә:
- һава температурасын -25...-31˚ (Казанда - 25..-28˚);
- томан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә:
Салкыннан һәм туңудан саклану өчен, урамга чыкмаска, балаларга, йорт хайваннарына урамда озак вакыт булудан тыелырга һәм ерак сәяхәтләргә барудан баш тартырга.
Туңу куркынычының төп факторлары булып: тыгыз һәм дымлы өске кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар булу, алкоголь исереклеге, шулай ук хәлсезлек һәм артык арыганлык - тора. . Салкыннан саклану өчен катламлы киенегез – һава катламнары җылылыкны саклый, җылы олтыраклар һәм йон носки киегез – алар дымлылыкны сеңдерәләр, аяк табыннарын коры калдыралар, җылы бияләй, баш киеме һәм муеныгызга шарф кимичә салкынга чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләнәргә кирәк.
Көчле салкыннарда ерак йөрмәүгез һәм сәфәрләргә чыкмаугыз яхшырак. Автомобиль механизмнарында кинәт килеп чыккан ватылулар, юл-транспорт һәлакәтләре куркынычлыгы кискен арта. Йөк машина йөртүчеләргә дә үз куркынычсызлыкларын истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй запасы булырга, мөмкин кадәр ягулык запасы булырга тиеш.
Автомобильдә начар күрү шартларында хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, машиналарны узып китүләрдән, алданрак барулардан баш тартырга кирәк.
Кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне җайлы киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шул рәвештә, сезнең арттан хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә кисәтү сигналын биреп кала аласыз.
Мөмкин булса, сәяхәтләрдән сакланыгыз, табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.
Өшүдән беренче ярдәм:
Әгәр дә өшөгәнсез икән-тиешенчә җылы бүлмәдә җылыныгыз, берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр дә бу артык өшү булса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез. Әгәр дә медицина ярдәме булмаса, өске яки тирән өшү белән нәрсә эшләргә?:
- Зыян күрүченең өстен алыштырыгыз. Дымлы киемен салдырып, җылы җәймәләргә һәм одеялга төрерөгез. Зыян күргән тән өлешләренә кагылмаска!
- Җылы суда җылытыгыз. Су температурасы 40-42 С0 булырга тиеш. Әгәр дә термометр булмаса, кулыгызның терсәк тиңентен суга батырыгыз. Су кайнар булмаса- температура туры килә. Туңдырылган урынны суга батырыгыз һәм тире алсу төскә кергәнчегә хәтле һәм сизгерлек кайтканчыга хәтле тотыгыз. Зарарланган җир савыт-саба диварларына терәлергә тиеш түгел. Әгәр дә йөзегез яки колакларыгыз туңса, йомшак сөлге белән җылы компрессор ясагыз (суда чылатып сыгыгыз).
- Киптерегез һәм төрегез. Тире кызарып чыгу белән, зарарланган урынны киптереп чиста чүпрәк белән каплагыз. Әгәр бу аяк яисә кул икән, инфекцияне зарарланган урыннарга кертмәс өчен, һәрбер бармакны урап яисә мамык шарларын ясап бармаклар арасына кыстырып киптерергә кирәк.
- Сыеклык җитмәүне тулыландырыгыз. Алкогольдән башка теләсә нинди җылы эчемлекләр белән. Бу тәннең нормаль температурасын торгызырга һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:
- спиртлы эчемлекләрне артык кулланмагыз, беркайчан да урын өстендә тәмәке тартмагыз!
- балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
- төзек булмаган электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
- кабызылган электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.
Томан булганда:
Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчөн чаралар күрергү кирәк.
Туман юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысынада куркыныч тудыра. Автомобилҗдә томан эчендә хәрәкәт иткәндәартык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алданудан баш тартырга кирәк.
Күпчелек юл-транспорт һүләкәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томан ераклыкны яшерә – шуны истә тоту мөхим – гадәти араны арттырырга һәм тизлекне киметергә киңәш ителә.
Кискен тормозлаудан сакланыпга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне җайлы киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шуның белән артыгызда хәрәкәт итүче машина йөртүчелүрне кисәтү сигнал бирегез. Ткман эчендә хәрәкәт иткәндә шоферларның араганлыгы арта, саклык кирәк була.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр үтүе урында гына чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркәтергә.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм «112» номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.