Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты Республика конкурсында катнашырга чакыра

2024 елның 10 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты конкурс игълан итә:

«Татарстан Республикасының коммерциягә карамаган оешмасының һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы - дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы»

«Коммерция оешмасының иң яхшы архивы - Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы»

2022 елдан, өстәмә номинация кертелде:

«Авыл җирлегенең җирле үзидарә органының иң яхшы архивы - Татарстан Республикасының муниципаль архивын туплау чыганагы». Әлеге номинациядә алты авыл җирлеге җиңүче булырга һәм архив документларын саклауның заманча норматив шартларын булдыруга 375 мең сум күләмендә грант алырга мөмкин.

Конкурсны уздыру тәртибе турындагы нигезләмә белән архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының рәсми сайтында «Грантлар, архив конкурслары» бүлекчәсендә танышырга мөмкин:

https://arhiv.tatarstan.ru/informatsiya-po-grantam-i-arhivnim-konkursam-4298249.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International