13 февральдә районның методик хезмәте тарафыннан, балалар иҗаты йорты базасында, 9 нчы сыйныфта рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен әзерләү һәм үткәрү буенча җаваплы оештыручылары, мәктәп җитәкчеләре һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары белән бергә чираттагы оператив киңәшмә үткәрелде. Йомгаклау әңгәмәсен технологик озата бару мәсьәләләре, бәяләү критерийларындагы үзгәрешләр каралды. Шулай ук Бөтенроссия тикшерү эшенэ әзерлек, яңартылган электрон белем бирүдә норматив-хокукый эш алып бару кебек актуаль мәгариф мәсьәләләре дә каралды.