Югары Әлморза мәктәбе укучылары һәм коллективлары махсус хәрби операция зонасында Ватан намусын саклаучы сугышчыларга окоп шәмнәре әзерләделәр. Окоп шәме - солдатка алыштыргысыз нәрсә. Мондый шәм дүрт сәгатьтән сигез сәгатькә кадәр яна. Аның ярдәмендә палатканы җылытырга, азык җылытырга мөмкин. Ләкин иң мөһиме - бу шәмнең ялкыны сугышчыларның йөрәкләренә җылыта.