Шул уңайдан, бүген гимназия укучылары Әфганстан Демократик Республикасы территориясендә хәрби конфликтта катнашкан сугышчы-интернационалистлар белән очрашты.
Чарада Хәйретдинов Фиргать Зөфәр улы, Хәйретдинов Рәфкат Зөфәр улы, Хисамов Илгиз Имаметдин улы, Садыйков Фәнис Әнвәр улы катнаштылар.
Сәламләү сүзләреннән һәм яшь армиячеләрнең чыгышларыннан соң, кунаклар үз истәлекләре белән уртаклаштылар: ул елларда Әфганстанда булган вакыйгалар, алар Совет Армиясе сафларында ничек хезмәт итүләре, интернациональ бурычларын ничек үтәргә туры килүе турында тәфсилләп сөйләделәр. Укучылар чыгыш ясаучыларны кызыксынып тыңладылар, аларга актив сораулар бирделәр.
Очрашу ахырында кунаклар егетләргә нык сәламәтлек, укуда уңышлар теләде, спорт белән күбрәк шөгыльләнергә өндәде.