Бүген Татар Борнае мәктәбе укучылары өчен “Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көне” дигән Батырлык дәресе үткәрелде, анда балалар Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Минсәгыйров Илгиз Минзает улы белән очраштылар.
Дәрес җанлы әңгәмә формасында узды. Балалар, Әфганстан территориясендә узган хәрби операцияләрнең нечек итеп үткәнен, шулай ук совет солдатларының хезмәте ничек узуы турында белделәр. Илгиз Минзаетович үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Укучылар кызыксынып тыңладылар һәм актив рәвештә сораулар бирделәр.
Чара азагында катнашучылар, Ватаныбызның сугышчан бурычын үтәп, югары рухлы, фидакарьлек, каһарманлык күрсәткән кешеләргә ихтирам күрсәтеп, һәлак булган барлык солдатларны һәм офицерларны искә алдылар.
Россиянең сугышчан даны - без һәлак булганнарны хәтерлибез һәм үз бурычларын үтәп, өйгә кайткан ветераннарны хөрмәтлибез.