Ватанны саклаучылар көне алдыннан Чуаш Борнае авыл мәдәният йорты махсус хәрби операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләргә ярдәм йөзеннән "Солдатка хат" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Балалар җиңүгә ышанганнарын яздылар, сугышчыларга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр. Хатларны балалар чын күңелдән яздылар, солдатларга өйдән күптән көтелгән хәбәрне алу бик күңелле булачак бит.