Әлки муниципаль районында “Гаилә тарихында гасыр кайтавазы” фестивале узды

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Әлки муниципаль районында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы-Тарихта без эзлебез» фестивале узды, анда безнең авыл хуҗалыгы исеменнән крестьян (фермер) хуҗалыгы гаиләсен Гыйматдинов Фәрит тәкъдим итте.

Чара шәҗәрә традицияләрен гадәтләрен саклау һәм үстерү, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннарның дәвамчанлыгын ныгыту, Татарстан тарихына һәм гаиләсенә карата киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Конкурс йомгаклары буенча крестьян (фермер) хуҗалыгы Гыйматдинов Фәрит гаиләсе Әлки муниципаль районы буенча 3 нче урынны алды. 

Котлыйбыз һәм Әлки муниципаль районының авыл хуҗалыгын үстергәне өчен зур рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International