Һәр халыкның үз гореф-гатәтләре, мәдәнияте, бәйрәмнәре һәм үз теле.
Әлки районы үзәк китапханә системасы китапханәчеләре туган тел көненә багышлап “Без бер агач ботаклары” дигән этно-фестиваль үткәрделәр. Ул күп жанрлы бәйрәм буларак узды, Г.Тукай, А.С.Пушкин, П.П. Хузангай әсәрләре буенча куелган сәхнәләштерелгән спектакльләр рәвешендә узды.
Шулай ук өч телдә дә җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Тамашачылар районыбыз территориясендә яшәүче төп халыкларның гаҗәеп дөньясына чума алды.
Фестиваль «Милли мәдәниятләр салават күпере» грант проекты кысаларында һәм Пушкин картасы буенча узды.